Мәхмүт Галәү. «Болганчык еллар». 1нче кисәк. Дөнья тыныч чакта.
XIV. Җабраил фәрештә өстенә языйммыни мин аны?
Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани, 1887-1938) – татар әдәбияте, мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән язучы. Ул иҗат иткән әсәрләр арасында дүрт китап итеп уйланылган, ләкин тамамланмый калган “Канлы тамгалар” тарихи эпопеясының беренче ике кисәге – “Болганчык еллар” һәм “Моһаҗирләр” романнары аеручы кыйммәткә ия. “Болганчык еллар”да иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, ачлык ел вакыйгалары, ә “Моһаҗирләр”дә 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган чуалышлар, бөлгенлеккә төшкән татарларның бәхет эзләп Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы язмышлары сүрәтләнгән.
Романнарның татарча кулъязмалары Казанның “Татиздат” нәшриятендә бастырылмыйча ятып, ахырда юкка чыккан. Шуңа күрә, соңрак алар 1931 һәм 1934 елгы русча басмалары нигезендә яңадан татарчага кайтартылган. “Болганчык еллар”ны Яхъя Халит, “Моһаҗирләр”не Рәис Даутов тәрҗемә иткән.