
Sign up to save your podcasts
Or


Соңгы вакытта ниләр булды соң? Әлеге чыгарылышта без Татарстанның иң бай хатын кызы, Владимир Жириновский артык авырлыклары булган кешеләр белән көрәшү өчен тәкъдим иткән алымы, Нигериядә мәктәптән урланган кызлар һәм тагын берничә мөһим яңалык турында сөйләшербез. Башлыйбыз!
Әлеге чыгарылышта Алексей Навальный эше буенча чыгарылган суд карары, Элвин Грейның сатылуы, Казандагы митингта кешеләрне йөзләре белән карга яткырулары һәм тагын берничә яңалык турында сөйләшербез.
TatCastта яңа рубрика!
Без «Башка караш» дип исемләнгән рубрика башлап җибәрәбез. Рубрика турында кыскача: Ильяс cезне иң мөһим һәм иң кызыклы яңалыклар белән таныштырып барачак.
"TatCast"ның #14 нче чыгарылышы сезнең һәм хәтта ки безнең өчен дә көтелмәгән булды!
Бу юлы сезне яңа трио - өч кыз алып баручы көтә. Ә кызлар җыелган җирдә... Үзегез чамалыйсыз инде 😉
Таймкодлар:
13 саны сезне куркытырга тиеш! Чөнки 13 саны астында безнең яңа, "кайнар" чыгарылышыбыз яшеренгән! Тизрәк тыңларга ашык!
Бу юлы - яңа трио, яңа темалар, яңа ачышлар!
Таймкодлар:
Веганнар һәм вегетарианнар нәрсә белән аерыла? Татар теле өчен башка сугарга ярыймы? Социаль челтәрләрдән тулысынча баш тартып буламы? Ильяс, Рәйдә һәм Рәфидә шулар турында сөйләште.
Шулай ук бүгенге чыгарылышта син ябыгу серләре, Рәфидәнең әрмәннәр белән аралашуы һәм тагын бик күп кызык әйберләр турында ишетәчәксең. Кабыз подкастны!
Таймкодлар:
Сездә төш параличы булганы бармы? Ильяс бу күренеш белән бик якыннан таныш. Чулпанның гомумән куркыныч төше юрау булып чыккан. Ә Рәфидә каты саташа икән... TatCastның чираттагы чыгарылышында йокы һәм төш турында сөйләштек.
Шулай ук без татар театрының һәм кинофильмнарның сыйфатын ачыкладык. Кайсы фильм яхшырак - 2006нчы елда чыккан "Яланаяклы кыз" яки узган елны дөнья күргән "Мәхәббәт хакына"мы? Подкастны кабыз!
Таймкодлар:
Әлеге подкастта Ильяс, Чулпан һәм Рәфидә Оскар кинопремиясе һәм Netflixның Россияда ачылуы, ФБКның яңа журналистик тикшерүе, Беларуссиядә һәм Хабаровсктагы митинглар турында сөйләште. Коронавирус искиткеч татарча подкаст алып баручыларның тормышын ничек үзгәрткән - бу хакта да беләчәксез. Шулайк ук Ильяс үзенең ачы тәҗрибәсе - сайлауларда күзәтүче булып эшләгәнне турында сөйлиячәк. Бары тик подкастны кабызырга кирәк. Без сезне сагындык! Ә сез?
From the publisher's feed