Икенче дәүләт теле — Второй государственный

Төрки телләр һәм аларның охшашлыгы — Булат Шәйми белән әңгәмә


Listen Later

Бүген миндә кунакта Булат Шәйми — татар влогеры, Taraf төркеме вәкиле һәм телләр белгече. Бу чыгарылышта без татар теленә кайсы телләр барыннан да охшашрак, татар телен белүнең башка төрки телләрне өйрәнүдә ярдәм итүе һәм киресенчә, һәм шулай ук Ortatürk (яисә Öztürk) проекты турында сөйләштек. Шулай ук бу чыгарылышта сез башка кешеләрне дә ишетәсез: алар башка төрки телләрне белүнең татар телен өйрәнүгә тәэсире турында сөйләгән иде.

Слушать на русском: https://podcast.ru/e/1jdZ~itgMzK

1:20 Телләрнең охшашлыклары (лексика, фонетика һәм грамматика ягыннан чагыштырабыз)
4:45 Татар теле төрек телен өйрәнүдә бик күп ярдәм итми. Мифны ватабыз
6:10 Башка телләрне аңлар өчен нәрсә мөһимрәк
8:41 Таныш тел мөхитендә тиз адаптация
9:40 Дагъстанның Ногай районында Сабантуйда командировка тәҗрибәсе
11:58 Башка төрки телләрне өйрәнгәндә татар телен белү тудырган авырлыклар һәм өстәнлекләр
14:58 Татар теленең башка төрки телләрдән кардиналь аермалары
16:00 Инглиз сүзләренең татар теленә урыс теле аша алынуы
17:11 Гарәп һәм фарсы телләрен төрки тел белеп аңлап буламы?
19:11 Зилә төрек теле турында сөйли
20:44 Фаррух үзбәк теле турында сөйли
22:13 Рузанна башкорт теле турында сөйли
23:36 Данис башкорт теле турында сөйли
25:28 Марсэль казакъ теле турында сөйли
28:06 Öztürk проекты
31:50 Öztürk телендә укыйбыз
34:50 Булатның видеоларында телләрне сурәтләве һәм аларның холыклары турында

Татарча тавышлыландыру өчен Исламга һәм татарча тәрҗемәләрне тикшерү өчен Булатка да бик күп рәхмәт 

Монтаж hәм тышлык: Альбина Әхәтова
Джингл: HANQYZY
Тавышны эшкәртү: Алексей Крюковский

Подкастны ясау өчен иганәләрегез белән ярдәм итегез:
https://boosty.to/ikenchedawlettele_podcast/donate

Подкастка социаль челтәрләрдә язылыгыз:
Instagram*: https://www.instagram.com/dawlettele_podcast/
Telegram: https://t.me/ikenche_dawlet_tele
*Meta корпорациясенә керә, ул Русиядә экстремистик булып танылган hәм тыелган

...more
View all episodesView all episodes
Download on the App Store

Икенче дәүләт теле — Второй государственныйBy Альбина Ахатова