Sign up to save your podcastsEmail addressPasswordRegisterOrContinue with GoogleAlready have an account? Log in here.
Азатлык / Азат Европа Радиосы - Русия, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия, Якын Көнчыгыш һәм Балкан илләренә халыкара хәбәрләр тапшыручы оешма... more
FAQs about татарча подкаст:How many episodes does татарча подкаст have?The podcast currently has 93 episodes available.
October 14, 2021Милләт полициясе, татар снобизмы һәм җанисәп дилеммасы"Татарча подкастның" чираттагы чыгарылышында Русиядә 15 октябрь башланачак җанисәп турында сөйләштек. Халык санын алу алдыннан ни өчен моңарчы йоклап яткан кайбер оешмалар, галимнәр уяна? Син татарча белмисең, ислам динен тотмыйсың һәм башка сыйфатларга туры килмисең, димәк, син татар түгел диюче "милләт полициясе" күпме зыян китерә ала? Татар снобизмы - нәрсә ул? Башкортстанның Илеш районында яшәүчеләр чынлыкта кем алар? Татарларны бүлгәләргә тырышу кемгә кирәк? Подкасттагы фикер алышуда журналистлар Эльвира Гарипова, Римма Гомәрова, тарихчы Илнар Гарифуллин һәм Башкортстаннан җанисәптә яздыручы булып эшләгән Анфиса Шәемова белән шушы сорауларга җавап эзләдек....more38minPlay
September 30, 2021Коронавирус: курку бетте, ә куркынычы бетмәде"Татарча подкаст 2"дә коронавирус һәм аннан курку-курыкмау, вакциналарга ышану-ышанмау турында сөйләштек. Әлеге чир беркая да китмәде, безгә аның белән яшәргә туры килә, әмма ничек яшәргә? Курку хисе югала бара, ә куркыныч бар. Ничек саклыкны югалтмыйча, шул ук вакытта паникага бирелми генә гадәти тормыш алып барырга? Ни өчен Русия халкы вакциналарга ышанмый? Журналистлар Эльвира Гарипова һәм Римма Гомәрова ярты сәгать чамасы шушылар турында әңгәмә корды....more37minPlay
September 16, 2021Демократик сайлауга өмет бармы?Азатлык радиосы подкастларының икенче сезонын башлый. Аның беренче чыгарылышы сайлауга багышлана. Ни өчен Русия думасы сайлауларына кызыксыну аз, кемнәрне сайлаячакбыз, фиркаләр нәрсә вәгъдә итә, кем ул күзәтүчеләр, аларга ничек ярдәм итеп була, ни өчен намзәтләр арасында хатын-кызлар аз, "Акыллы тавыш бирү" системы Татарстан белән Башкортстанда эшли аламы – шул хакта сөйләштек....more36minPlay
FAQs about татарча подкаст:How many episodes does татарча подкаст have?The podcast currently has 93 episodes available.