Sign up to save your podcastsEmail addressPasswordRegisterOrContinue with GoogleAlready have an account? Log in here.
Азатлык / Азат Европа Радиосы - Русия, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия, Якын Көнчыгыш һәм Балкан илләренә халыкара хәбәрләр тапшыручы оешма... more
FAQs about татарча подкаст:How many episodes does татарча подкаст have?The podcast currently has 93 episodes available.
December 22, 2022100 ел элек ачлыктан ни өчен башкорт халкы ныграк зыян күргән"Татарча подкаст. Ачлык" подкастының икенче чыгарылышы Идел буенда 100 ел элек булган ачлык фаҗигасенең Башкортстанга йогынтысына багышлана. Эпизод Башкортстан тарихчысы Наил Усманов ярдәмендә әзерләнде....more17minPlay
December 15, 2022"Урам тулы бетле ачлар". Татарстан 100 ел элек ачлык фаҗигасен ничек кичергән1921-1922 елларда Идел буенда котырган ачлык фаҗигасенең Татарстанга йогынтысы ничек булган? Бу хакта тарихчы Тәэминә Биктимерова белән сөйләштек....more27minPlay
June 23, 2022Укучылар сайлау алдында: югары уку йортымы, курслар да җитәмеТатарча подкастның икенче сезондагы соңгы чыгарылышында мәктәп тәмамлау, һөнәр сайлау, югары уку йортына керү, чит илләрдә уку турында сөйләштек. Әңгәмәдәшләр - Актаныш сәләтле балалар гимназиясе укытучысы Ләйлә Минһаҗева һәм Казан федераль университеты студенты Галиябану Минһаҗи....more37minPlay
June 09, 2022Социаль челтәрләрдә киңәш-табыш пабликлары ник популярБу чыгарылышта "Монда булган, монда калсын" пабликлары хуҗасы Гөлназ Мөхәммәдиева белән социаль челтәрләрдә киңәш-табыш төркемнәре турында сөйләштек. Ир-хатын, килен-каенана темаларында киңәш бирүчеләр ничек үзгәрә, кешеләрне ниләр кызыксындыра - бу хакта безнең подкастта тыңлагыз....more31minPlay
May 26, 2022Нәзифә Кәримова: "Мәскәүдә мин журналист идем, авылда язучы булып яшим"Бүгенге чыгаралышта журналист, язучы, күп еллар Мәскәүдә Азатлык радиосы хәбәрчесе булып эшләгән Нәзифә Кәримова белән сөйләштек. Нәзифә ханымның 75 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат, әдәбият, Мәскәүдән Мамадыш районы Арташ авылына кайтып яшәү, авыл кешеләре тормышы турында җылы фикер алышу булды....more39minPlay
May 12, 20229 май арты уйланулары: хәтер көнеме, шау-шулы бәйрәммеБу чыгаралышта сугышны романтикалаштырып күрсәтү, ватанны ярату төшенчәсен коралга, хәрби көчкә табыну белән алыштыру, мәктәп-балалар бакчалары гына түгел, бу эштә ата-аналарның да теләп катнашулары, гомумән, 9 майның хәтер һәм дога көне булудан күңел ачу бәйрәменә әйләнүе турында сөйләштек....more25minPlay
April 28, 2022Туризм: Сочи Төркиядән кыйбатрак, Башкортстанны сораучы юкКовидтан куркып болай да өч елга якын өйдә яткан халык кайларда ял итә ала? Төркиягә билетлар никадәр артты? Казан һәм Уфадан чит илләргә туры очышлар бармы? Татарстан-Башкортстанда туристик инфраструктураның хәле ничек? Бу хакта Казаннан турагент Айгөл Сафина белән сөйләштек....more41minPlay
April 14, 2022"Безнеңчә сөйләшмисең!" Акцент һәм диалекттан оялу киртәсен ничек узарга"Татарча подкаст"ны янә татар телен өйрәнү проблемнарына багышлана. Бу юлы акцент белән яки диалектта сөйләшүчеләрдән көлү турында. Химки шәһәрендә яшәүче Гөлнара Айнетдинова ничек кечкенә чакта татар теленнән күңеле кайтуы һәм 18 яшендә янә аны өйрәнергә тырышуы турында сөйләде. (Тезислар астарак)...more31minPlay
March 31, 2022Русиядән Көнбатыш киносы китте, нәрсә карарга?Татарча подкастның чираттагы чыгарылышында Оскарда җиңгән кинолар, Русиядән Көнбатыш кино җитештерүчеләрнең китүе һәм милли киноның үсү мөмкинлекләре турында сөйләштек. Төп сорау: киткән фильмнар урынына сыйфатлы фильмнар төшереп буламы, икътисади проблемнар чорында милли кинога акча каламы?...more39minPlay
March 17, 2022Instagram кулланучы 80 миллион русияле дәүләт кушкан социаль челтәрләргә күчәме14 мартта Роскомнадзор Instagram-ны томалады. Хакимият халыкка Вконтакте һәм Одноклассникага күчәргә тәкъдим итә. Блогерлар аптырашта. Нишләргә? Вконтакте һәм Одноклассники – үткәнгә кайту, Telegram – кайбер блоглар өчен туры килми. “Татарча подкаст”ның чираттагы чыгарылышы шушы темага багышланды....more31minPlay
FAQs about татарча подкаст:How many episodes does татарча подкаст have?The podcast currently has 93 episodes available.