Sign up to save your podcastsEmail addressPasswordRegisterOrContinue with GoogleAlready have an account? Log in here.
Азатлык / Азат Европа Радиосы - Русия, Үзәк һәм Көнчыгыш Европа, Кавказ, Үзәк Азия, Якын Көнчыгыш һәм Балкан илләренә халыкара хәбәрләр тапшыручы оешма... more
FAQs about татарча подкаст:How many episodes does татарча подкаст have?The podcast currently has 93 episodes available.
March 03, 2022Сугыш турында сөйләшкәндә туганнар һәм дуслар белән ничек талашып бетмәскә"Татарча подкаст"ның чираттагы чыгарылышында Канададан Алимә Сәләхетдинова белән сугыш темасына балалар, өлкән яшьтәге әти-әниләр белән ничек сөйләшергә, кампа-каршы фикерле туганнар, дуслар белән ничек элемтәләрне саклау турында фикер алыштык. Психологик яктан да ничек үзеңне сакларга дигән сорауга җавап эзләдек....more28minPlay
February 17, 2022Тиндермы, Анаеммы: интернетта танышканда ничек алданмаска?"Татарча подкастның" чираттагы чыгарылышында интернетта танышулар турында сөйләштек. Netflix платформасында чыккан Tinder Swindler (Тиндер аферисты) социаль челтәрләрнең татар телле өлешендә дә бәхәсләр уятты....more36minPlay
February 02, 2022Мәхәббәт һәм төрмә: тугрылык һәм батырлык тарихы"Татарча подкаст"ның чираттагы чыгарылышында әлеге вакытта изоляторда утыручы активист Лилия Чанышева һәм Алмаз Гатинның мәхәббәт һәм тугрылык тарихы турында сөйләштек. Ирексездән Мөхлисә Буби, Кәрим һәм Заһидә Тинчуриннар язмышлары искә төште....more28minPlay
January 20, 2022Пандемия хезмәт базарына нинди йогынты ясадыПандемия хезмәт базарына нинди йогынты ясады? Кемнәр эшләрен югалтты, ә кемнәр өчен, киресенчә, ул үсеш һәм яңа һөнәр үзләштерү елы булды? Бу хакта федераль күчемсез милек ширкәтенең Казандагы бүлеге мөдире Җәмилә Зарипова белән "Татарча подкаст"та сөйләштек....more44minPlay
December 31, 2021Яңа ел подкасты: курку һәм чикләүләр белән яшәргә өйрәнеп киләбез"Татарча подкаст"ның 2022 елда беренче чыгарылышында Азатлык радиосы журналистлары Кәрим Камал, Алсу Кормаш, Ландыш Харрасова һәм алып баручы Эльвира Гарипова узган елга йомгаклар ясап, яңа елга максатларны барлады. Сөйләшү эчтәлеген "Күбрәк күрсәт" төймәсенә басып карый аласыз....more38minPlay
December 09, 2021Пандемия чикләүләре һәм кеше хокуклары арасында баланс табып буламы?10 декабрь — Халыкара кеше хокуклары көне алдыннан "Татарча подкаст 2"нең чираттагы чыгарылышында пандемия чикләүләренең төп хокукларны бозу-бозмавы турында сөйләштек. Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина әлеге чикләүләр белән кеше хокуклары арасында баланс табу кирәклегенә шик белдерде....more38minPlay
November 25, 2021"Сиңа нәрсә кирәген үзем беләм". Гаиләдә абьюз ничек башлана?25 ноябрь - Хатын-кызларга карата көч куллануны юк итү көнендә "Татарча подкаст"ның чираттагы чыгарылышында гаиләдә хатын-кызларны кыйнау, аларга карата психологик басым турында сөйләштек. Үз тарихын Чаллыдан Гөлшат Сабирова сөйләде. Ул абьюз мөнәсәбәтләрдән китеп, тормышын яңадан кора алган....more44minPlay
November 11, 2021Коронавирус вакцинасы: кемгә ышанырга һәм ничек тәвәккәлләргә"Татарча подкаст 2"нең чираттагы чыгарылышы коронавирус вакциналарына багышланды. Журналистлар Эльвира Гарипова һәм Римма Гомәрова нигә кешеләрнең вакциналарга ышанмавы, төрле илләрдә кешеләрнең ничек вакцина ясатырга баруы, пропаганда хаталары һәм вакциналарга бәйле мифлар турында сорауларга җавап эзләде. Моннан тыш, Камал театры артисты Люция Хәмитова үзенең ни өчен вакцина ясатуын, ә тәрҗемәче Чулпан Хәмидова нигә ясатмавы турында сөйләде....more56minPlay
October 29, 2021Мәктәптә буллинг. Аңа каршы ничек көрәшергә?"Татарча подкаст 2"нең чираттагы чыгарылышы мәктәпләрдәге буллинг күренешенә багышланды. Баланың мәктәптә кыерсытылуын ничек аңлап була? Кем ул агрессор? Ник җәмгыять буллинг корбанының газапларына битараф? Алып баручы Эльвира Гарипова, Мәскәүдә яшәүче журналист Римма Гомәрова һәм Казаннан гаилә психологы Самат Хәбибуллин белән шушы һәм башка сорауларга җавап эзләде....more42minPlay
FAQs about татарча подкаст:How many episodes does татарча подкаст have?The podcast currently has 93 episodes available.